news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатеховага «Әл Фәхр» ордены тапшырылды

Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Әббәсов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Наилә Фатеховага Россия мөселманнарының югары бүләген - «Әл Фәхр» мактау орденын тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рухи мөселман культурасы мәдәни мирасын саклауга, яшь буынны тәрбияләү традицияләрен үстерүгә сизелерлек өлеш керткәне, хәйрия программаларында актив катнашканы өчен, шулай ук 60 яшьлек юбилее уңаеннан бүләкләнә», - диелә мөфти шәех Равил Гайнетдин имзалаган Указ текстында.

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов билгеләп үткәнчә, әгәр татар дини җырларын башкаручылар антологиясе төзелсә, Наилә ханым анда һичшиксез лаеклы урын алачак.

Медаль тапшыру тантанасы Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Наилә Фатехованың юбилее уңаеннан оештырылган ифтар кысаларында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100