Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия һәм Кытай командалары КФУ обсерваториясен үстерү буенча конкурс финалына чыкты
Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясен, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы һәйкәлен яңарту өчен проект эшләренә халыкара конкурс финалында Россия һәм Кытай командалары катнашачак. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс нәтиҗәләре Казанда 18 апрельдә ясалачак. Вакыйга Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә туры киләчәк. Конкурс Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән 2024 елның 5 ноябреннән бирле уза. Эшләрне халыкара экспертлар жюрие бәяләячәк.
Барлык оештыру мәсьәләләре белән ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты шөгыльләнә. Конкурста катнашучыларга Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, КФУның Энгельгардт исемендәге обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев методик ярдәм күрсәтә.
Конкурсның максаты – тарихи мирасны саклау, Татарстанның Яшел Үзән районында урнашкан обсерваториянең туристлык потенциалын заманча файдалану һәм үстерү.
Конкурста катнашу өчен гаризалар дөньяның төрле илләрендәге 12 югары уку йортыннан кабул ителгән. Алар арасында Россия, Әрмәнстан һәм Кытай уку йортлары бар. Ярымфиналда Россия Федерациясеннән 13 һәм Кытай Халык Республикасыннан 5 команда проект эшләрен тәкъдим итте.
«Бу проект уникаль мәдәни һәйкәлләрне саклап калырга ярдәм итеп кенә калмый, халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарын мирасны киләчәк буыннар өчен саклауның мөһимлегенә дә җәлеп итә», – дип билгеләп үтте ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз