news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия һәм Кытай БМО советыннан Иранга һөҗүмнәр буенча ашыгыч утырыш уздыруны сорады

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Куркынычсызлык советының АКШ һәм Израильнең Иран территориясенә һөҗүмнәре белән бәйле ашыгыч утырышы шимбә көнне җирле вакыт буенча 16:00 сәгатькә (Мәскәү вакыты буенча 00:00) планлаштырылган. Бу хакта, ТАСС мәгълүматы буенча, журналистларга Россиянең БМО каршындагы даими вәкиллегендә хәбәр иткәннәр.

Дипмиссиядә ассызыклауларынча, Россия Федерациясе һәм Кытай АКШ һәм Израиль тарафыннан Иран Ислам Республикасына каршы кораллы агрессия акты кылыну белән бәйле рәвештә ашыгыч рәвештә утырыш уздыруны сорады. Инициативага шулай ук Франция, Бахрейн һәм Колумбия дә кушылды.

Белдерүдә билгеләп үтелгәнчә, Вашингтон һәм Көнбатыш Иерусалим гамәлләре халыкара хокук нормаларын турыдан-туры бозудан гыйбарәт һәм Якын көнчыгыш төбәгендә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны җимерүгә юнәлдерелгән. Россия БМО секретариаты җитәкчелегеннән булган хәлгә объектив бәя бирүне көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot