Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия һәм Кытай автомобильләренең плюслары һәм минуслары: сайлаганда ничек ялгышмаска?
Россия базарында Кытай автомобильләре өлеше узган елдан кими башлады, ләкин шулай да сатылган автоларның яртысыннан күбрәге Кытай машиналарына туры килә. Мондый үзгәрешләр фонында «кытайлылар» нинди яклары белән Россия автосәнәгатен артта калдыра, ә кайсы яклары белән үзләре оттыра? Моңа карата белгечләр фикере - «Татар-информ» материалында.
Кытай машиналары өлеше алга таба да кимиячәк
Россиядә яңа җиңел машиналар базарында Кытай автомобильләре өлеше 2025 елда 58,5 проценттан 51,7 процентка кадәр кимегән, диелә «Автостат» аналитик агентлыгы мәгълүматларында. Узган ел нәтиҗәләре буенча Кытай маркалы 685 меңнән артык яңа җиңел автомобиль сатылган.
Россия автобазарында популяр кытай модельләре - Belgee, TENET, XCITE базасында җитештерелгән яңа локаль брендлар барлыкка килүен билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге тенденцияне исәпкә алып, агентлык белгечләре «кытайлылар» өлеше алга таба да кимиячәк, дип саный.
Шул рәвешле, сатып алучылар алдында нәрсәгә өстенлек бирергә дигән сорау туа – Кытай брендларынамы, яки үзебезнең автомобильләргәме.
«Бу сорауга бер төрле генә җавап биреп булмый. Кемгәдер берсе ошый, икенче берәүгә икенчесе. Шуны да аңларга кирәк, барысы да брендка, модельгә, модификациягә һәм комплектациягә бәйле», - дип белдерде автоэксперт Константин Лигачев «Татар-информ»га.
Ул ассызыклаганча, автомобиль сайлаганда үз теләкләреңнән һәм әлеге автомобиль сатып алына торган максатлардан чыгып эш итәргә кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Машина йөртүченең уңайлылыгы турында уйламадык, бу компетенцияләр булмауга китерде»
Россия автомобильләренең өстенлеге - башка җитештерүчеләр белән чагыштырганда бәясе түбән булу. Әмма мондый бәя ясалма мохиттә генә булырга мөмкин – дәүләтнең җитди ярдәме белән генә, дип саный автоэксперт Петр Баканов.
«Икенче мөһим өстенлек - Россия шартларына яраклаштырылган булуы», - дип белдерде эксперт.
Моннан тыш, үзебезнең авто өстенлекләренә ул хезмәт күрсәтү һәм ремонтның гадилеген һәм һәркем файдалана алырлык булуын кертте.
Кимчелекләр арасында Баканов чит ил автомобильләреннән технология ягыннан артта калуны һәм дөнья практикасында гомуми кабул ителгән кайбер куркынычсызлык системаларының булмавын билгеләп үтте. Моннан тыш, ул Россиядә куәтле двигательләр һәм автоматик тапшыру тартмалары булмавын телгә алды.
«Бу совет чорыннан ук Россия автосәнәгатенең бәласе. Машина йөртүченең уңайлылыгы турында уйламадык, бу кирәкле компетенцияләр булмауга китерде», - дип белдерде эксперт.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кытай машиналары еш кына Россия шартларына әзер түгел
Кытай автомобильләренә килгәндә, ул аларның бәя ягыннан чагыштырмача үтемле булуын билгеләп үтте. Кытай машиналарының тагын бер өстенлеге дип ул комплектацияләре күплеген һәм җиһазландырылуын атады. Моннан тыш, мондый машиналар дизайннары белән дә аерылып тора.
Кытай автомобильләренең төп кимчелеге дип Баканов мондый машиналарның Россия шартларына яраклашмавын саный: кондиционер системалары еш кына без күнеккәнчә эшләми, һәм кайвакыт алар кышкы комплект белән тәэмин ителмәгән була.
Моннан тыш, эксперт билгеләп үткәнчә, Кытай брендлары нигездә башка модельләргә игътибар итмичә кроссоверлар чыгара. Һәм бу кроссоверларда еш кына Россия шартларында бик кирәк булган тулы привод булмый.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Запас частьләрнең үтемлелеге, әмма коррозия һәм детальләрне алыштыру белән проблемалар
Автоэксперт, РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия әгъзасы Дмитрий Попов автомобильләрнең «эчлегенә» күбрәк игътибар бирә.
«Кытай машиналарының өстенлеге дип запас частьләрнең һәркемгә үтемле булуын, әмма шул ук вакытта аларның коррозиядән сакланышы начар һәм электроникасы бик үк ышанычлы түгеллеген әйтергә кирәк. Мин Кытай автомобилемдә бер ел эчендә 50 мең километр юл үттем. «Подвеска»ның яхшы булуын билгеләп үтәм, күптән мондый энергия сыйдырышлылыгын очратканым юк иде. Әмма органайзинг белән проблемалар бар», - дип сөйләде Попов.
Аның сүзләренчә, күп кенә «кытайлылар»да сенсорлы экраннар сайланган, алар еш кына салкын һава торышында авыр хәлдә калдыра. Моннан тыш, кайбер Кытай машиналарында салон начар яктыртыла, арткы утыргычларда розеткалар һәм тәмәке кабызгычлар юк.
Шулай ук Кытай машиналарында коррозиягә каршы тору һәм детальләрне алыштыру белән проблемалар була. Арзан булуга карамастан, еш кына аларны механик яктан алыштыру катлаулы. Мәсәлән, алгы фарадагы лампочканы алыштыру өчен капот астындагы берничә эре блокны берьюлы алырга кирәк, бу уңайсызлык өсти, ди Попов.
Тагын бер кимчелеге дип эксперт күп кенә Кытай автоларындагы вариатор конструкциясен аерып күрсәтте. Аны сүтеп булмый, шуңа күрә ул ватылганда бөтен системаны үзгәртергә кирәк булачак. Ә ул бары тик 200 мең километрга гына чыдый.
Шул рәвешле, экспертлар автомобильне шәхси ихтыяҗлардан һәм максатлардан чыгып сайларга киңәш итә: әгәр кешегә кыйммәт булмаган, хезмәт күрсәтүдә гади һәм Россия шартларына җайлаштырылган автомобиль кирәк икән, үзебезнең маркаларны сайлап алу яхшырак. Әгәр уңайлырак һәм инновацион машина кирәк булса, өстенлекне Кытай автомобильләре файдасына бирү яхшырак.
«Татар-информ», Александр Хевронин
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз