Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия һәм Кытай авиатөзелеш һәм агросәнәгать тармагында хезмәттәшлек итә
Россия һәм Кытай авиация төзелеше, югары тизлекле магистральләр һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерә. Бу хакта «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумында Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Александр Бабаков хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, перспективалы юнәлешләр – киң фюзеляжлы самолет өчен двигатель җитештерү буенча уртак эш һәм Кытай тәҗрибәсенә таянып Мәскәү – Санкт-Петербург югары тизлекле магистрален төзү. Кытайның 45 мең километр югары тизлекле магистральләре бар. 2030 елга аларны 60 меңгә җиткерү планлаштырыла.
Моннан тыш, яклар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәттәшлек итә.
«Темалар бик күп, һәм алар арта гына бара. Без бер-беребезгә күбрәк ышанган саен, ике илнең мәнфәгатьләренә хезмәт итүче нәтиҗәләр дә арта», – диде спикер.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз