news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия һәм Кытай арасында авиаташулар күләме тугыз ай эчендә 40 процентка арткан

2025 елның беренче тугыз аенда Россия һәм Кытай арасында авиаташулар күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40 процентка арткан. Мондый мәгълүматларны РФ Транспорт министрлыгының телеграм-каналы транспорт министры Андрей Никитин катнашкан ике ил хөкүмәт башлыклары очрашуы нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.

«2025 елның 9 ае эчендә Россия авиакомпанияләре Россия һәм Кытай арасында 1,1 миллионнан артык пассажир ташыган — үсеш - 40 процент», - диелә хәбәрдә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, җәйге чорда Россия белән Кытай арасында атна саен 228 рейс башкарылган.

Моннан тыш, Кытай белән үткәрү пунктлары аша йөк ташу үсеше теркәлгән: 2024 елда ул 47,5 процентка, ә 2025 елның беренче яртыеллыгында – 22,6 процентка арткан. Модернизациядән соң барлык үткәрү пунктлары елына 3,35 млн транспорт чарасына хезмәт күрсәтә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot