news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия һәм Кытай даими визасыз режим кертү мөмкинлеге турында фикер алыша

Россия һәм Кытай ике ил арасында даими визасыз режим кертү мөмкинлеген карый. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Руденко хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, гражданнарның сәфәрләрен гадиләштерү Россия дипломатиясенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала, шул исәптән Азия юнәлешендә эш кысаларында да.

«Кытай белән визасыз сәфәрләрне даими нигездә беркетү перспективалары турында фикер алышулар бара», - диде Руденко.

news_right_1
news_right_2
news_bot