news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия һәм Катар мөселманнары хезмәттәшлек турында фикер алышты

Сишәмбе, 21 мартта, Мәскәүдә Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы мөфтие шәех Равил Гайнетдин һәм Катар Дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе шәех Әхмәт Бин Насера Әл Тани очрашты. Очрашу Катар Дәүләтенең Илчелегендә узды. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Очрашуда мөфти урынбасарлары Рушан хәзрәт Аббясов һәм Илдар Галиев, шулай ук Катар дәүләтенең Мәскәүдәге илчелеге дипломатлары катнашты. Яклар үзара элемтәгә югары бәя бирде.

«Россия мөселманнары, гомумән, Россия җәмәгатьчелеге исеменнән мин Катар Дәүләте җитәкчелегенә һәм халкына Россия белән Катарның күп яклы хезмәттәшлеген үстерүдә тырышлыклары өчен рәхмәт белдерәм», – диде мөфти шәех Равил Гайнетдин.

«Сезнең аша мин галиҗәнап Катар Дәүләте Әмиренә аерым рәхмәт белдерәм, Россия мөселманнарына ул ел саен дини бәйрәмнәрдә котлаулар җибәрә», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы җитәкчесе.

Үз чиратында, Катар Дәүләтенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе шәех Әхмәт бин Насер мөфти Равил Гайнетдиннең Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итү турындагы тәкъдименә югары бәя бирде. Үзенең берничә тапкыр Мәскәүдә һәм Казанда төрле чараларда катнашуын белдерде.

Яклар шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәте, илчелек һәм Катар Дәүләтендәге профильле дини ведомстволар арасында ислам дине өлкәсендә барлыкка килгән хезмәттәшлекне югары бәяләде. Очрашу ахырында яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру турында килеште һәм истәлекле бүләкләр белән алмашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100