Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия һәм Иран киң колачлы хезмәттәшлек турында килешү өстендә эшен төгәлләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия белән Иран арасында киң колачлы стратегик партнерлык турындагы килешүне әзерләү төгәлләнде, документ тиздән имзаланачак. Бу хакта ТАССка РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Руденко сөйләгән.
Ул аңлатканча, 21 июньдә Мәскәүдә узган ике дәүләтнең Тышкы эшләр министрлыгының хокукый һәм территориаль бүлекчәләре экспертларының консультацияләре вакытында килешү текстын төгәлли алганнар. Шуннан соң килешүне якын арада югары дәрәҗәдә булачак ике яклы элемтәләрнең берсе вакытында имзалауга әзерләү өчен дәүләт эчендәге кирәкле процедураларны башлап җибәрергә килешкәннәр.
«Россия-Иран мөнәсәбәтләренең статусын киң колачлы стратегик партнерлыкка кадәр күтәрергә тиешле шундый саллы документ өстендә редакция эше 2 ел ярым дәвам итте, һәм бүген аны тәмамланган дип санарга була», - диде Руденко.
Элегрәк IRNA хәбәр иткәнчә, Иранның яңа Президенты Мәсуд Пезешкиан Россия лидеры Владимир Путин белән телефоннан сөйләшүе вакытында Тегеранның килешүне октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитында имзаларга әзер булуы турында әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз