news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халыклары мәдәни мирасы елы ачылуга багышланган концерт Милли китапханәдә үтә

Концерт программасы республиканың танылган иҗат коллективларыннан төзелгән.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). ТР Милли китапханәсендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы ачылуга багышланган концерт узачак. Ул мәдәният хезмәткәре көненә — 25 мартка билгеләнгән.

«Концерт программасы республиканың танылган иҗат коллективларыннан төзелде. Программаны ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ача», дип хәбәр итә Татарстанның мәдәни ресурслар үзәге.

Тамашачы «Верес» ансамблен, «Млада» балалар фольклор ансамблен, чуваш, керәшен, удмурт, мари, мордва традицион музыкасын башкарган милли коллективлар чыгышын карый алачак.

Концертның туры трансляциясе PRO.Культура.РФ платформасында барачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot