Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Халыкара хоккей федерациясе рейтингында лидерлыгын югалтты
Аның урынын Ванкувер Олимпиадасы чемпионы-Канада командасы алды
(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Ванкувер Олимпиадасы тәмамлану белән, Халыкара хоккей федерациясе ил җыелма командаларының яңа рейтингын игълан итте. Аннан күренгәнчә, 2010 елгы кышкы Олимпия уеннарының ярым финалына уза алмаган Россия лидерлык позициясен югалткан. Аның урынын быелгы Олимпия уеннары чемпионы –Канада җыелма командасы алган. Алар исәбендә 4105 очко. Россия командасы 3965 очко белән икенче баскычта. Беренче өчлекне 3880 очко туплаган Финляндия тәмамлый. Беренче унлыкта шулай ук Швеция, АКШ, Чехия, Словакия, Швейцария, Белоруссия, Латвия җыелма командаларын күрергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз