news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкының яртысыннан күбрәге эш урыннары белән канәгать түгел

Эшкә тискәре мөнәсәбәтнең иң еш очрый торган сәбәбе – хезмәт хакының түбән булуы.

(Казан, 11 июнь, Татар-информ”). Россия халкының яртысы (53 процент) үзләренең эш урыннарыннан канәгать түгел. Бу НАФИ Аналитик үзәге уздырган тикшерү нәтиҗәләреннән күренә дип хәбәр итә RT.

Респондентлар күрсәтүенчә, эшкә тискәре мөнәсәбәтнең иң еш очрый торган сәбәпләре - хезмәт хакларының түбән булуы һәм тоткарлануы (27 процент), эштә зур йөкләнеш (14 процент).

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 17 проценты үз эш урыннары белән канәгать һәм аны башкаларга да киңәш итәргә әзер. Әлеге категориядә җавап бирүчеләр хезмәт хакларының тиешле күләмдә (11 процент) булуын, компаниянең стабиль һәм ышанычлы икәнен (5 процент), социаль пакет (3 процент) турында сөйләгәннәр.

Җавап бирүчеләрнең 76 проценты алдагы ярты елда эш урынын алыштырырга җыенмый, ә 14 процент халык эш алыштыру турында уйламаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100