news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкының күпчелеге Әтиләр көнен рәсми бәйрәм итүне хуплый

Күпчелек илләрдәге кебек Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм итү тәкъдим ителә.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге – 62 проценты, Әтиләр көнен рәсми бәйрәм итүне хуплый. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары дәлилли, дип җиткерә “Известия” басмасы.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, әлеге яңа бәйрәм булдыруга сораштыруда катнашучыларның 36 проценты каршы булуын белдергән.

Көнен билгеләүгә килгәндә, 30 процент кеше, кайчан булуы мөһим түгел, дип белдергән. Тагын 16 проценты күпчелек илләрдәге кебек Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм итү яхшы булуын җиткергән. Шул кадәр үк кеше – сораштыруда катнашучыларның 16 проценты, бәйрәмне октябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрү яклы. Бу көн күп балалы князь Дмитрий Донской туган көненә якын икән.

Сораштыруда Россиянең 18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 1200 кешесе катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot