Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия халкының өчтән икесен илдәге икътисади кризис борчый
Илдәге һәр дүртенче кеше икътисадта кризис билгеләрен күрми.
(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Хәзерге вакытта илдә икътисади кризис күзәтелә дип санаучы Россия халкының өлеше 10 процентка кимегән. Узган елның августында бу хакта сораштыруда катнашучыларның 75 проценты белдергән, дип хәбәр итә «Общественное мнение» фонды. Бу хакта “Известия” яза.
Кризисның билгеләре турындагы сорауга җавап биргәндә, сораштырылучылар инфляция, бәя һәм тарифларның үсүе, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе, тулаем алганда, икътисадтагы вазгыятьнең начараюы күзәтелү, дип җавап биргән. Шул ук вакытта һәр дүртенче кеше икътисадта кризис билгеләрен күрми.
Ә кризисны танучыларның 18 проценты бер елдан соң Россиядә икътисади кризисның көчәюен фаразлый. Ә 8 проценты, киресенчә, кризис бетүгә таба бара, дигән фикерне алга сөрә. Сораштыруда катнашучыларның 2 проценты бер елдан ул илдә тулаем бетәчәк дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз