news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия халкының 83 проценты Путинның Президент вазифасындагы эшчәнлегеннән канәгать
Россиялеләрнең 57 проценты тулаем алганда илдә эшләр дөрес юнәлештә бара дип саный, бу – ел башыннан алып караганда иң югары күрсәткеч.
Скопировать ссылку
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Владимир Путинның Президент вазифасындагы эшчәнлеген гражданнарның 83 проценты хуплый, 15 проценты аның эшеннән канәгать түгел, дип хәбәр иткәнәр «Интерфакс»ка «Левада үзәге»ннән.
Дмитрий Медведевның Премьер-министр постындагы эшчәнлеге респондентларның 48 процентын канәгатьләндерсә, 51 проценты аннан канәгать түгел. Хөкүмәтнең эшчәнлеген Россия халкының 50 проценты хуплый, канәгать булмаучылар – 49 процент.
Дәүләт Думасы эшен респондентларның 42 проценты хупласа, 57 проценты аннан канәгать түгел. Россиялеләрнең 52 проценты үз губернаторларының эшчәнлеген хуплый, канәгать булмаучылар – 46 процент.
Сораштыру мәгълүматлары буенча, Россиялеләрнең 57 проценты тулаем алганда илдә эшләр дөрес юнәлештә бара дип саный, бу – ел башыннан алып караганда иң югары күрсәткеч. 29 проценты капма-каршы фикердә булса, 13 проценты җавап бирергә кыенсынган.
Сораштыру 18-22 август көннәрендә Россиянең 48 төбәгендәге 137 торак пунктта 18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 1600 кеше арасында үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot