news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкының 64 проценты 2018 елда Путинның Президент итеп яңадан сайлануын тели

Әгәр дә алдагы якшәмбедә сайлаулар үтсә, Путин тавышларның 48 процентын алган булыр иде.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Россия халкының 64 проценты 2018 елда Владимир Путинның Россия Президенты итеп яңадан сайлануын тели, 22 проценты исә президентны алыштыру ягында. Бу хакта “Левада-үзәк” сораштырулары мәгълүматлары дәлилли.

Сораштыруда катнашучыларның 14 проценты бу сорауга төгәл җавап бирергә кыенсынган. Әгәр дә алдагы якшәмбедә сайлаулар үтсә, Путин тавышларның 48 процентын алган булыр иде, дип яза “Коммерсант”.

КПРФ һәм ЛДПР партияләре башлыклары Геннадий Зюганов һәм Владимир Жириновский исә 3әр процент тавыш җыйган булыр иде. Россия халкының 19 проценты әлегә кемгә тавыш бирәселәрен ачыкламаган. Тагын 10 проценты сайлауга бару-бармауларын да хәл итмәгән, 13 процентының бармаячакларында шикләре юк.

Сораштыру 31 марттан 3 апрельгә кадәр 18 һәм аннан өлкәнрәкләр арасында 48 Россиянең төбәгендәге 137 торак пунктта үткәрелгән, анда 1,6 мең кеше катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100