news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкына суд приставлары исеменнән ялган электрон хатлар килеп ирешкән

Җинаятьчеләр җибәргән хаттагы сылтамада зарарлы код урнаштырылган.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясенең Федераль суд приставлары хезмәте россиялеләрнең электрон адресларына массакүләм һөҗүм ясалуы хакында белдергән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә. Электрон адресларга федераль хезмәт исеменнән ялган хатлар җибәрелгән.

Электрон хәбәрләрдә җинаятьчеләр россиялеләрне “суд бурычы барлыгы” белән куркыткан һәм актив сылтамаларга "басарга" кушкан. Бу сылтамаларда исә зарарлы код урнаштырылган булган.

Кешене ышандыру өчен җинаятьчеләр хатта дизайн, электрон адрес һәм суд приставлары хезмәтенең логотипларын файдаланган.

“Хат текстындагы сылтама буенча үткәч, вируслы архив файлын үзеңә күчереп алырга тәкъдим ителә. Бу файлны күчереп алган кеше үзенең компьютерын куркыныч астына куя. Хәтта антивируслар да ярдәм итмәскә мөмкин”, – дип хәбәр иткәннәр Федераль суд приставлары хезмәтендә.

Хезмәт приставлары компьютер яисә смартфон зарарланган очракта, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100