Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия халкына чит илгә сәфәрләрдән тыелып торырга киңәш иттеләр
Анна Попова Италиядән килгән россиялеләргә карата мәҗбүри карантин кертү өчен нигез булмавын әйтте.
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Россиялеләргә чит илгә барудан баш тартырга яки, коронавирустан саклану чарасы буларак, чит илдә булу вакытын мөмкин кадәр киметергә кирәк. Шул турыда журналистларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова хәбәр итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Бүгенге көндә үзеңне сакланган дип санау өчен, беренчедән — туган илдән чит илгә сәфәрләрне мөмкин кадәр киметергә кирәк. Менә бүгенге көндә Россия Федерациясеннән чыгарга кирәкми торган нәкъ шундый вакыт», — диде ул.
Моннан тыш, ул Россиядә дә, чит илләрдә дә инфекциягә каршы көрәшнең база кагыйдәләрен үтәргә кирәк, дип өстәде.
«Бүген, грипп вакытындагы кебек үк, якынча бер үк кагыйдәләрне үтәү мөһим — кулларны һәм сезнең тирәгездә булган барлык гаджетларны чиста тотарга. Көн дәвамында битне юарга, борын куышлыгын чайкатырга онытмаска. Кеше күп булган урыннарда, җәмәгать транспортында йөргәндә, битлек киеп йөрүе хәерле, бездә грипп узмады әле, мондый чаралар сезне дә, якыннарыгызны да зарарланудан саклый», — дип искәртте ул.
Попова шулай ук аз гына авырып киткән очракта да, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде. «Әгәр сез якыннарыгызның хәлсезләнүен күрсәгез, аларны аерым бүлмәгә урнаштырырга, аларга аерым савыт-саба тотарга һәм табибны өйгә чакыртырга кирәк. Әгәр табиб билгели икән, без барлык вирусларга, респиратор авыруларны, әгәр дә ул күрсәткечләр булса, коронавируска тикшерәбез», — дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз