news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкына чүпне аерым җыйган өчен тарифны киметәчәкләр

Көнкүреш чүп-чарын чыгаруга дифференцияләнгән тарифлар 2019 ел башыннан кертелергә мөмкин.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Чүпне аерып җыя башлаган очракта, Россия халкы каты коммуналь калдыклар чыгарган өчен азрак түли башларга мөмкин. Бу хакта Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибиска сылтама белән “Известия”дә яза.

Йорттта яшәүчеләр барысы да кәгазь һәм пластикны  аеру турында карар кабул иткән очракта гына ташлама биреләчәк, дип аңлатыла бу хәбәрдә. Экспертлар бәяләвенчә, чыгарылган чүпкә карап, түләүләр 50 процентка кадәр кимергә мөмкин.

Көнкүреш чүбен чыгаруга дифференцияләнгән тарифлар 2019 ел башыннан кертелергә мөмкин.

Моның өчен закон базасы инде әзер. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 22 сентябрьдә шул хактагы карарны имзалады. Карар каты коммуналь калдыклар белән эшләү кагыйдәләрен тулыландыра. Әлеге документ җаваплы кешеләр өчен дифференцияләнгән тарифлар билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

  • Казанда чүпне аерып җыю буенча пилот проекты 1 августтан эшли башлады. Авиатөзелеш районында 109 урында 428 контейнер урнаштырылды.  1 августка кадәр алынган файдалы фракцияләр 7-8 процент булган булса, хәзер бу күрсәткеч район буенча 15 процентка җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100