news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкын кыска эш атнасы көтә

Быел көзен тагын озын ял көннәре 2-4 ноябрьдә була.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр өчен агымдагы эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бу чәршәмбе, 12 июнь, Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле рәвештә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала, дип искәрттеләр ведомствода.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, бәйрәм алдыннан – 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

Шул ук вакытта, Татарстан халкы өчен узган эш атнасы да Ураза бәйрәмен билгеләп үтү аркасында кыска атна булды. Әлеге бәйрәмнең беренче көне (быел ул 4 июньгә туры килде) республикада бәйрәм көн санала.

Россиялеләрне быел көзен тагын бер чираттагы озын ял көннәре (2-4 ноябрь) көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot