news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкы йомырканы еллык нормадан артыграк ашый

Кытайда йомырканы тагын да күбрәк кулланалар.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр йомырканы еллык нормадан сигез процентка артыграк куллана. Бу хакта Forbes журналы Sberbank СIB аналитиклары хисабына сылтама белән хәбәр итә.

Россиялеләр елына уртача алганда 280 йомырка (тәкъдим ителгән норма – 260 данә) ашый икән. Соңгы 10 елда илдә әлеге продуктны куллану елына уртача алганда бер процентка арткан, дип искәртә аналитиклар.

Кытайда исә йомырканы тагын да күбрәк (елына бер кешегә 300 данә) кулланалар.

Узган елда Россиядә 44,9 миллиард данә йомырка җитештерелгән. Фаразлар буенча, 2024 елга әлеге продуктны җитештерү күләме тагын чама белән өч миллиард данәгә артачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100