news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкы яңа поездга исем сайлый

Россия халкы яңа поездга исем сайлый

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). «Поездга исем бир!». «Россия тимер юллары» ААҖ әнә шундый үзенчәлекле конкурс игълан итте. Аның барышында 29 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәрге чорда ил халкы белән бергәләп Мәскәү – Санкт-Петербург арасында йөрүче яңа фирма поездына исем сайлаячаклар.

«Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайты хәбәрләр итүенчә, исем җисемгә тулысынча җавап бирергә тиеш. Шуңа күрә аны сайлау җиңелләрдән булмаячак. Мәскәү-Санкт-Петербург арасында декабрь ахырында йөри башлаячак бу люкс классындагы поездда пассажирлар өчен Ауропа дәрәҗәсендәге уңайлыклар тудырылган. Ул тәгәрмәчләр өстендәге отельне хәтерләтә. Һәр вагонга температура, дымлылык һәм һава составын составын тәэмин итә торган җиһазлар, биотуалетлар, барлык төр электр приборлары өчен уңайлы электр челтәре урнаштырылган.

Конкурс шартлары буенча, аңа исемне маршрут белән бәйләп тә бирергә ярый. Иң мөһиме: исемне нигезләп күрсәтергә кирәк булачак. Поездга исем сайлауда катнашырга теләгән һәркем иң әүвәл «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтына кереп теркәлү узарга тиеш. Җаваплар да шунда кабул ителә. Берьюлы берничә исем тәкъдим итәргә дә ярый.

15 ноябрь, конкурсның соңгы көнендә, алынган барлык җаваплар жюри хөкеменә тапшырыла. Жюри алар арасыннан иң ошаганын сайлап алып, 16 ноябрьдә җиңүченең исемен атарга тиеш була. Конкурсның җиңүчесе барлык уңайлыклары булган яңа фирма поездына ике кешелек билет белән бүләкләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot