news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкы яңа елдан мөлкәт салымын алдан түли алачак

Аванс түләүләрен Федераль салым хезмәте сайтында яисә банк бүлегендә башкарырга була.

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). 2019 елның 1 гыйнварыннан Россия гражданнары мөлкәт салымын түләүне алдан кертә ала. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Салым түләүченең акчасы Федераль казначейлыкның махсус счетына кертелә һәм аннан транспорт, җир, мөлкәт салымына күчерелә.

Акчаны алдан федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет аша “Бердәм салым түләве” бүлегендә кертергә, шулай ук “Физик затлар салымнары, иминият взнослары түләү”, “Түләү кәгазьләрен тутыру” һәм “Өченче зат өчен салымнар түләү” электрон сервислары ярдәмендә күчерергә була.

Моннан тыш, аванс түләүләрен Федераль салым хезмәте сайтында яисә банк бүлегендә башкарырга була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot