news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкы Яңа ел ялларында күпме акча түккән

Ел башыннан 8 гыйнварга кадәр Россия халкы бүләкләргә, башка әйберләр сатып алуга һәм күңел ачуга 920 млрд сум акча тоткан.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Гыйнварның 1есеннән 8енә кадәрге аралыкта Россия халкы бүләкләргә, башка әйберләр сатып алуга һәм күңел ачуга 920 млрд сум акча сарыф иткән. Шул ук вакытта 23 млрд сум акча интернеттагы товарларга тотылган. Бу хакта “Известия” газетасы Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясенә (АКИТ) сылтама белән хәбәр итә.

Компания мәгълүматлары буенча, иң популяр товарлар булып, гадәттәгечә, көнкүреш техникасы, ювелир эшләнмәләре һәм кием-салым тора.
Интернеттан россиялеләр күпчелек очракта азык- төлек һәм әзер ризык, смартфоннар, “акыллы” сәгатьләр, колакчыннар, йорт җиһазлары һәм башка төрле товарлар алган.

Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, быел 7 процентка күбрәк акча туздырылган. Былтыр исә 860 млрд тотылган булган.

Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе мәгълүматлары буенча, Яңа ел төнендә 7 миллионга якын кеше онлайн сат-алуда катнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100