news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкы Яңа ел каникулларын үзгәртүгә каршы

Сораштыруда катнашучыларның 70 проценты әлеге идеягә каршы булуын җиткергән.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Россия халкы Дәүләт Думасы депутатларының озын кышкы каникулларны үзгәртү тәкъдименә уңай караш белдермәгән. Илнең 1600 кешесеннән сораштыру үткәреп, Superjob тикшеренү үзәге шундый фикергә килгән. Сораштыруда катнашучыларның 70 проценты әлеге идеягә каршы булуын җиткергән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Искәртеп үтик, парламентның түбән палатасына Яңа ел каникулларын эш көне булмаган исемлектән чыгара торган канун проекты кертелгән иде. Документ нигезендә, ике генә ял көне кала: 31 декабрь һәм 1 гыйнвар. Ә алмашка депутатлар 18 март – Кырымның Россия белән кушылу көнен һәм 7 ноябрь – Октябрь революциясе көнендә эшләмәүне тәкъдим итәләр.

Шулай да, аерым тәкъдим итеп, 31 декабрьне өстәмә ял көне итүне күпчелек ватандашларыбыз хуплаган. "Ул көнне барыбер беркем дә эшләми, эшләгән кыяфәт чыгарып кына йөри”, – дип шәрехләгән күбесе.

18 мартны – Кырымның Россия белән кушылу көнен рәсми ял көне итүгә җавап бирүчеләрнең 40 проценты гына риза. Ә 7 ноябрьне ял көне итеп яңадан кайтаруга 56 процент кешедән хуплау алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot