Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия халкы узган ел чит илдә 24 миллиард доллар акча туздырган
Кытайлар 2016 ел нәтиҗәләре буенча иң юмарт туристлар булып танылган.
(Казан, 16 апрель, "Татар-информ" ). Россия халкы узган ел чит ил турларына 24 млрд. доллар туздырган, дип санап чыгарганнар Берләшкән милләтләр оешмасының Бөтендөнья туристлык оешмасында. Өч ел элек исә (2014 елда) акча ике тапкыр күбрәк тотылган булган (50,3 миллиард доллар). Ә 2015 елда 2016 елгыдан өчтән бер өлешкә артык тотылуы күзәтелгән. Чыгымнарны киметү 2014 елда ук башланган. Әмма ул вакытта ул әле сизелерлек булмаган. Әйтик, 2013 белән чагыштырганда, Россия халкы 2014 елда бары 6 процентка гына ким акча тоткан.
Оешмада әйтүләренчә, әлеге тренд ил валютасы курсы кимү белән бәйле. Шундый ук хәл Бразилиядә дә күзәтелә. Ә менә Кытайлар, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, иң юмарт туристлар булып танылган. Алар башка илләрдә 261 миллиард доллар калдырган. Икенче урында – АКШ туристлары тора. Алар 122 миллиард доллар туздырган. Шулай ук топ-5леккә Германия, Бөекбритания һәм Франция туристлары да кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз