news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкы үтеп баручы елда Төркиягә сигез тапкыр ешрак барган

Туристик компания елның 9 аена үз рейтингын тәкъдим итә.

Россия халкы үтеп баручы елда Төркиягә сигез тапкыр ешрак барган
Рамиль Гали

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). 2017 елда Россия туристлары арасында иң популяр илләр рейтингы билгеле булды. Аны “ТурСтат” компаниясе төзегән, дип яза “Российская газета”.

Рейтинг 1 гыйнвардан 30 сентябрьгә кадәрге вакыт эчендә илдән чыгулар саны буенча мәгълүматларга таянып эшләнгән. Беренче урында – Төркия, анда Россиянең 3,9 миллион кешесе булган. "ТурСтат" мәгълүматларына караганда Төркиягә чыгулар саны 2016 елның 9 ае белән чагыштырганда 8 тапкырга күбрәк булган.

кенче урында – Абхазия, анда ел башыннан Россиянең 3,5 миллион кешесе ял иткән. Өченче баскычта – Финляндия (2,5 млн кеше). Рейтингта шулай ук Казахстан (2,3 млн), Украина (1,7 млн), Кытай (1,5 млн), Эстония (1,3 млн), Польша (0,9 млн), Германия (0,9 млн) һәм Грузия дә (0,8 млн) бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot