news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкы телевидениене мәгълүмат алуда төп чыганак буларак кабул итә – ВЦИОМ

Әмма аның популярлыгы акрынлап төшә бара, дигән нәтиҗә ясаган Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиядәге вакыйгалар турында мәгълүмат алуның төп чыганагы итеп, халык телевидениене кабул итә, әмма аның популярлыгы төшә бара, дип хәбәр иткән ТАСС агентлыгына Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) генераль директоры Константин Абрамов күптән түгел үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләренә таянып.

“2015 елда халыкның 62 проценты телевидениене мәгълүмат алуда төп чыганак буларак кабул иткән булса, быел бу күрсәткеч – 57 процент, – ди ул. – Шул ук вакытта үзәк телеканалларның тапшырулары ышаныч рейтингы башында тора: аларга халыкның 75 проценты ышана”.

Төбәк телевидениесе мәгълүматларына исә, Константин Абрамов белдергәнчә, ышанып караучылар азрак – 65 процент. “Башка гаммәви мәгълүмат чаралары сораштыруда катнашучыларның яртысыннан азрагында ышаныч уята. Чит ил телетапшырулары, газета һәм журналларына ышаныч аеруча түбән, аларга Россия халкының 15 проценты гына ышана”, – ди ВЦИОМ башлыгы.

Аның сүзләренчә, бүген халыкның 27 проценты яңалыкларны интернеттан – мәгълүмати сайтлардан, социаль челтәр һәм блоглардан укый. “2015 елда андыйлар 22 процент иде, бер ел эчендә инде шактый үсеш күзәтелде. Интернетка мөрәҗәгать итү артачак кына, чөнки инде бүген мәгълүмат алуның төп чыганагын интернет дип атаган кешеләрнең 62 проценты – 18-24 яшьлекләр. Яшь буын интернетка күчә бара”, – дип искәртә ул.

Басма матбугатка килгәндә, халыкның 77 проценты газета-журналларны укый дигән нәтиҗә ясалган. ВЦИОМ тикшеренүе халыкның 12 проценты басма матбугатны көн саен укыганын, пенсия яшендәге кешеләрнең 84 проценты басма матбугатка мөрәҗәгать итүен күрсәткән. Шулай ук халыкның 75 проценты басма матбугаттан тулысынча баш тартуга әзер түгеллеген белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100