news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкы селфи ярдәмендә товар сатып ала алачак

Россиядә товар сатып алуда биометрик түләүне тестлаштыралар.

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Россиядә товар сатып алуда түләү сервисын селфи ярдәмендә эшләтеп җибәргәннәр. Бу хакта ТАСС VisionLabs уйлап табучыларына сылтама белән җиткерә.

Яңалык SelfieToPay атамасын алган. Аны куллану өчен App Store яки Google Playда SWiP кушымтасын булдырырга, аңа банк картасын беркетергә һәм үз йөзеңне төшерергә кирәк.

Товар өчен селфи ярдәмендә түләү тиешле һәм махсус камера булган җирдә генә мөмкин. Сатып алучыга касса янында камерага гына карарга кирәк булачак.

Система технология тестлаштырылган кайбер җәмәгать туклану челтәре кафеларында да эшли. Июнь аеннан сервис белән Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта кулланырга була. Ел ахырына кадәр ул Россия төбәкләренең башка шәһәрләрендә дә җибәреләчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot