news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкы пакетлы турларга караганда мөстәкыйль ялны өстенрәк күрә башлады

2016 елда һәр өченче Россия туристы чит илгә "кыргыйларча" барачак.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия халкы мөстәкыйль рәвештә ниятләгән сәфәргә баруны өстенрәк күрә. 2014 елга кадәр “оештырылган” һәм “кыргый” туристлар буенча процент бәйләнеше тотрыклы булса (беренчеләре 3 тапкырга артыграк), аннан соңгы елларда үзгәреш күзәтелә башлады. 2016 елда, мәсәлән, Россия туристларының өчтән бер өлеше чит илгә ял итәргә “кыргыйларча” киткән. Белгечләр фикеренчә, сәбәп акчаны саклап тотуда түгел. Шул рәвешле ял иткәндә акча аз тотылмый. Бу хакта “Известия” газетасы хәбәр итә.

Ipsos Comcon маркетинг оешмасы тикшерүе мәгүлүматларына караганда, чит илдә ял итүче россиялеләрнең өлеше соңгы ике елда байтак кимегән. Әгәр 2014 елда эре шәһәрләрнең һәр унынчы кешесе ял сәфәрендә булса, 2015 елда аларның саны 8, ә 2016 елда 6 процентка калган.

Курорт, экскурсия һәм чаңгы туризмы буенча сәфәрчеләр дә кимегән. Ә чит илдәге дуслар һәм туганнар янына бару, фестиваль һәм спорт чараларыннан Россия халкы баш тартмаган. Бу юнәлеш буенча сәфәргә чыгучылар саны үзгәрмәгән диярлек. 2014 ел белән чагыштырганда туристлар саны турагентлык клиентлары арасында, мөстәкыйль ял яратучылар арасында да кимегән. Әмма беренче төркемдә югалту икенчегә караганда сизелерлек: 36га 16 процент. Нәтиҗәдә, “кыргый” һәм “оештырылган” туристлар арасындагы бәйләнеш “кыргый”лар файдасына үзгәргән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100