news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкы онкология авыруларына бушлай тикшерү узачак

2018 елдан башлап ике елга бер тапкыр онкоскрининг үткәрәчәкләр.

Россия халкы онкология авыруларына бушлай тикшерү узачак
Рамиль Гали

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елдан башлап Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы онкологиянең кайбер төрләрен башлангыч стадиядә ачыклау өчен диспансеризациягә актив онкоскрининг кертә. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

2018 елдан башлап ике елга бер тапкыр онкоскрининг үткәрәчәкләр.

Шулай ук, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре гаризасы буенча тикшеренү һәм медицина ярдәме адреслы булачак. Россиядә яшәүчеләр диспансеризация узсын өчен иминият компанияләре смс, электрон хат, шулай ук телефон аша хәбәр итеп торачак.

Медицина учреждениеләре диспансеризациягә мөмкин кадәр азрак вакыт сарыф итсен өчен барлык көчен куярга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot