news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкы Мальдив утрауларына визасыз бара ала

Россия һәм Мальдив Республикасы Тышкы эшләр министрлыклары башлыклары Сергей Лавров һәм Абдулла Шахид визаларны бетерү турында килешү имзалады.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Россия һәм Мальдив Республикасы Тышкы эшләр министрлыклары башлыклары Сергей Лавров һәм Абдулла Шахид сөйләшү нәтиҗәләре буенча сишәмбе көнне үзара визаларны бетерү турында килешүне имзалады. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Мальдив Республикасы чит ил эшләре министры тарихта беренче тапкыр Россиягә килде. 

Росстат мәгълүматлары буенча, 2018 елда архипелаг утрауларында 38 меңнән артык Россия туристы ял иткән.

Россия һәм Мальдив арасында 1995 елдан һава элемтәсе турында килешү гамәлдә. 2010 елның октябреннән «Аэрофлот» Мәскәү - Мале маршруты буенча даими рейслар башкара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100