news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкы өлешчә ай тотылуын күрә алачак

Әлеге күренеш ике сәгатькә якын дәвам итәчәк.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Россия халкы бүген – 7 августта, өлешчә ай тотылу күренешен күзәтә алачак. Астрономия галимнәре әйтүенчә, ул Мәскәү вакыты белән 20.24 сәгатьтә башланып, 22.19 сәгатьтә төгәлләнә.
 
Россиядә әлеге күренешне барлык төбәкләрдә дә диярлек күзәтеп булачак. Искәрмә буларак Чукотка һәм Камчатка гына кала. Чөнки ай тотылган вакытта алар инде иртәне каршылаган була.

news_right_1
news_right_2
news_bot