news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкы дача йортларына пропискага керә алачак

Дача йортларында теркәлү өчен шартлар тудырылган булырга тиеш.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). 2019 елның 1 гыйнварыннан Россия халкы дача йортларында теркәлә ала. Бу хакта Россия бакчачылары берлеге юристы Динар Хәкимовка сылтама белән “Российская газета” яза.

Дача йортларында элек тә теркәлеп булган, әмма моның өчен суд карары кирәк булган. Судта йортның ел әйләнәсе яшәргә яраклылыгын расларга кирәк булган.

2019 елның 1 гыйнварыннан Россия халкы дача йортларына закон нигезендә теркәлә ала. Әмма анда даими яшәү өчен шартлар тудырылган булырга тиеш.

Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенә почта адресы бирелгән булуы шарт.

Әгәр дә йорт бакчачылык белән генә шөгыльләнү өчен булган кишәрлектә төзелгән икән, ул үзлектән төзелгән санала һәм сүттерелергә мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100