news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкы дәвамлы икътисади кризиска әзерләнгән

Сораштыру вакытында бары тик 17 процент халык кына илдә кризис юк, дип җавап биргән.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясенең 78 процент гражданы дәүләт икъсади кризис кичерә дип саный. Бу сан 2016 елның мартында булган (85 процент) күрсәткечкә караганда түбәнрәк, дип хәбәр иткән “Интерфакс”ка чәршәмбе көнне "Левада-Центр".

20-23 гыйнвар көннәрендә Россия Федерациясе 48 төбәгенең 137 торак пунктында яшәүче 1600 кеше сораштырылган. Шулардан 17 процент халык кына илдә кризис юк дип белдергән.

Күпчелек рспондент фикеренчә, илдә кризис дәвамлы булачак. Аны бер елдан ярты елга кадәр дәвам итәчәк дип 18, ике елдан да ким булмас дип 22 процент халык белдергән. Тагын 22 проценты “кризис бик озак дәвам дәвам итәчәк һәм аның йогынтысы әле бик күп еллар дәвамында сизеләчәк”, дигән фикердә. Бары тик 4 процент кеше генә кризис ярты елдан бетәчәк, дип саный.

37 проценттан артык халык үткән ел белән чагыштырганда, азык-төлек, хезмәт күрсәтү һәм башкаларга 15-30 процент бәя артуны искәрткән. 29 процент халык исә бәяләрне 30-50 процентка артты дип җавап биргән. 15 процент арту турында һәрбер алтынчы кеше әйткән. Һәрбер унынчы кеше (10 процент) гаилә өчен кирәкле азык-төлек һәм хезмәткә бәяләр 50-100 процентка арты, дип белдергән.

Сораштырылган кешеләрнең 41 проценты гаиләгә кергән акчаның яартысы азык-төлеккә китә дигән. һәрбер дүртенче кеше (25 процент) ризыкка гаилә бюджетының яртысы китә дип саный. 19 процент кеше тапкан акчаның өчтән ике өлеше, ә 7 процент гаиләләрдә бөтен булган акча ашауга китеп бетә, дип хәбәр иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100