news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия халкы өчен Конституциягә төзәтмәләрнең кайсылары мөһим булуы билгеле

Президент идарә итү вакытына кагылышлы төзәтмәне респондентларның яртысы диярлек мөһим үзгәрешләр исәбенә кертә.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре Конституциягә кертелә торган төзәтмәләрнең кайсылары Россия халкы өчен аеруча мөһим булуын ачыклаган.

Сәяси өлкәгә кагылышлы төзәтмәләр арасында иң күп уңай бәяләмәне РФ Президенты вазифасын биләгән яки биләп торучы кешенең киләсе сайлауда катнашуын чикләүне бетерү турындагы нигезләмә өчен бирегәннәр. Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы (64 процент) Президент идарә итү срогын чикләүне бетерүне (обнуление) мөһим дип санаган, ә һәр дүртенче кеше (27 процент) моңа каршы булуын әйткән.

Төп законга социаль өлкә белән бәйле кертеләчәк үзгәрешләр арасында иң мөһиме — медицина хезмәтенең һәркем файдалана алырлык һәм сыйфатлы булуын дәүләт тәэмин итү. Әлеге пунктны сораштырылучыларның 95 проценты хуплаган.

Ил суверенитетын яклау белән бәйле төзәтмәләрдә, Россия дәүләт чикләренең бөтенлеген һәм какшамаслыгын яклау турындагы нигезләмә беренче урында булды. Респондентларның 88 проценты бу үзгәрешләрне мөһим дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100