Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хәрби-диңгез флоты командованиесе флотка шефлык ярдәме күрсәткәне өчен Татарстанга рәхмәт белдерде
Россия Хәрби-диңгез флоты командованиесе флотка шефлык ярдәме күрсәткәне өчен Татарстанга рәхмәт белдерде
(Мәскәү, 26 июль, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов РФ Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан тантаналы кабул итүдә катнашты.
Кабул итү Мәскәү хөкүмәте бинасының Зур конференцияләр залында узды. Мәскәү хөкүмәте һәм Россия Хәрби-диңгез флоты баш командованиесе тарафыннан оештырылган тантаналы кабул итүдә Президент Администрациясе һәм РФ Хөкүмәте, федерация субъектлары вәкилләре, Россиядәге чит ил дипломатик миссияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, танылган хәрби җитәкчеләр катнашты.
Тантанада катнашучыларга Мәскәү мэры Ю.Лужков, Россия Хәрби-диңгез флоты баш командующие, армия генералы А.Гребенюк котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Үз чыгышларында алар кайбер илләрнең сәяси мәсьәләләрне көч алымы кулланып хәл итәргә, хәрби тыкшыну юлы белән башка илләр өстеннән диктат урнаштырырга омтылуын ассызыклады, Россия Федерациясендә суверен демократияне ныгыту белән бергә илнең оборона куәтен һәм кораллы көчләрен, аларның конкурентлыкка сәләтлелеген, шулай ук Ватанны саклаучы абруен яңадан торгызуда һәртөрле эш алып барырга кирәклегенә басым ясады.
Мәскәү мэры Төньяк флотның ун офицерына фатир алуга ордерлар тапшырды, моннан соң Төньяк флотның диңгезчеләренә мондый бүләкләр ел саен биреләчәген белдерде.
Хәрби диңгезчеләргә Татарстан да зур ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, республикабыз Балтыйк, Төньяк һәм Кара диңгез флотларына, Каспий флотилиясенә шефлык итә. Диңгез киңлекләрендә Яшел Үзән судно төзү заводында эшләнгән кораблар (алар арасында Каспий флотилиясе флагманы саналган “Татарстан” сакчы корабы да бар) сугышчан вахта уза, аларда Татарстан Республикасыннан хәрби хезмәткә алынган егетләр хезмәт итә. Хәрби диңгезчеләрнең гаиләләре һәм балалары Татарстан территориясендә урнашкан шифаханәләрдә, пансионат һәм пионер лагерьларында ял итә.
Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов республика җитәкчелеге, шефлык итүче оешмалар, бүгенге көндә Россия Хәрби-диңгез флоты корабларында хезмәт итүче офицерлар һәм матросларның әти-әниләре исеменнән бәйрәм уңаеннан җылы котлау сүзләрен ирештерде. Үз чиратында Хәрби-диңгез флоты баш командующие В.Масорин, адмираллар В.Кравченко һәм А.Балыбердин Россия Хәрби-диңгез флоты белән тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәннәре, даими рәвештә ярдәм күрсәтеп торганнары өчен Татарстан Республикасына һәм аның җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз