news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хәләл продуктлар җитештерү күләме буенча дөньяда дүртенче булырга мөмкин

Бүгенге көндә хәләл базарының төп уенчылары - Таиланд, Сингапур, Африка.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Россия хәләл продуктлар җитештерү күләме буенча дөньяда дүртенче булырга мөмкин. Бу хакта World Halal Dayга нигез салучы һәм аның рәисе Мөхәммәт Джинна пәнҗешәмбе көнне Самарада узган Идел буе инвестицион форумында әйтте.

Россия хәләл азык-төлек продуктлары җитештерүдә зур роль уйный ала, бары тик продукцияне әлеге стандартлар буенча сертификацияләргә кирәк.

"Без Россиянең хәләл индустриясендә дүртенче территориягә әйләнүенә ирешә алабыз", - диде Джинна. Бүгенге көндә хәләл базарының төп уенчылары - Таиланд, Сингапур, Африка.

"Россия азык-төлек продуктларын җитештерүдә зур роль уйный ала, чөнки Россиядә инфраструктура бик яхшы. Барысын да хәләл стандартлары буенча төзергә кирәк. Сертификация сезгә Африка һәм Азия базарларына чыгарга мөмкинлеген бирәчәк", - диде Джинна.

Ислам бизнесы дөньясындагы иң зур вакыйга - Бөтендөнья хәләл көне (World Halal Day) Россиядә беренче тапкыр 2019 елның 3-5 октябрендә Самарада уза. Бу вакыйга кысаларында шулай ук Идел буе инвестицион саммиты узачак.

2014 елдан башлап Бөтендөнья хәләл көне Һиндстанда, Сингапурда, Бөекбританиядә, Көньяк Кореяда үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100