news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хәләл азык-төлек җитештерүдә алдынгылар рәтенә чыгарга мөмкин

Бөтендөнья хәләл көне 2014 елдан бирле Һиндстан, Сингапур, Бөек Британия һәм Көньяк Кореядә узды.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россия хәләл азык-төлек җитештерүдә алдынгылар исемлегенә керү өчен барлык мөмкинлекләргә дә ия. Бары тик әлеге стандартлар буенча продукцияне сертификатлаштырырга гына кирәк, дип белдерде World Halal Day рәисе һәм аңа нигез салучы Мөхәммәд Джинна Самарада узучы Идел буе инвестиция форумында. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Таиланд, Сингапур һәм Африка илләре хәләл базарында төп урынны били.

«Россия хәләл азык-төлек җитештерүдә зур роль уйнарга мөмкин, чөнки биредә искиткеч инфраструктура булдырылган. Бары тик продукцияне хәләл стандартларына яраклаштырырга гына кирәк. Азык-төлекне сертификатлаштыру сезгә Африка һәм Азия базарларына чыгарга мөмкинлек бирәчәк», - диде Мөхәммәд Джинна.

  • Ислам бизнесы дөньясындагы иң зур вакыйгаларның берсе булган Бөтендөнья хәләл көне (World Halal Day) Россиядә беренче тапкыр 3-5 октябрьдә Самара шәһәрендә уза. Әлеге чара кысаларында шулай ук Идел буе инвестиция саммиты да үткәрелә.
  • Бөтендөнья хәләл көне 2014 елдан бирле Һиндстан, Сингапур, Бөек Британия һәм Көньяк Кореядә узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100