news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хөкүмәтенең рәисе Владимир Путин Төмәндә булып китте

В.Путин Төмәндә өстенлекле социаль проектларны һәм демографик сәясәтне гамәлгә ашыру буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Совет утырышын үткәрде

(Төмән, 1 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Премьер-министр Владимир Путин белән Төмәнгә килеп төшкән делегация составында Төмән өлкәсенең элекке губернаторы, бүгенге Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Собянин, РФ Президентының Урал федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Николай Винниченко, федераль миграция хезмәте директоры Константин Ромодановский, шулай ук РФ ның Иҗтимагый Палата вәкилләре – төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин, сәламәтлекне саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова, икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко һәм авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник та бар иде. Совет утырышына куелган төп мәсьәләләрнең берсе - мәгарифне модернизацияләү буенча комплекслы проект һәм “Безнең яңа мәктәп” проектын карау иде.
Төмән өлкәсе, гомумән, мәгарифне модернизацияләү проектлары өчен сынау мәйданы булып тора. Мәгариф учреждениеләрен җан исәбенә карап финанслау нормалары, гомумбелем бирү учреждениеләре челтәрен үстерү, укучыларның белемнәрен һәм күнекмәләрен бәяләү системасы башлап Төмән өлкәсендә сынау үтте. “Безнең яңа мәктәп” проектының эксперименты да безнең төбәктә үткәреләчәк, болай булгач.
Премьер-министр мәгариф белән җитәкчелек итүгә яңача карашны формалаштыруда Төмән өлкәсенең роле зур булды, дип бәяләде, балаларга белем-тәрбия бирүнең сыйфатын үстерү юнәлешендә өзлексез эш алып барылырга тиешлеккә аеруча басым ясады.
Губернатор Владимир Якушев 2003 нче елдан башлап белем бирү учреждениеләре челтәре структурасын камилләштерү мәгариф системасын модернизацияләүгә юл ачты, дип белдерде. Аның әйтүенчә, мәгариф системасын модернизацияләү балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә балаларга өстәмә белем бирү, аларның сәләтләрен үстерү өчен финанслауны арттырырга мөмкинлек биргән, моның өчен 2009 нчы елда бер миллиардлап акча тотылган.
Владимир Путин Төмәннең укыту-тәрбия эшендә югары үсешкә ирешкән 88 нче мәктәбендә булды, Төмәннең 1 нче һәм Яркәү районының Сорокино мәктәпләре белән видеоконференция үткәрде, мәктәп директорлары белән аралашты, “Дзюдо үзәген” ачуда катнашты, анда балалар белән якыннан аралашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot