news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте җылылыкка шәхси счетчиклар куюны хуплады

Әлеге счетчиклар куелгач, фатир хуҗалары өйдә үзләренә кирәкле һава температурасын көйләп, җылылык өчен чыгымнарны киметә алачак.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Россия профильле министрлыклары фатирларда җылылыкка шәхси хисаплагычлар кертүне хупладылар. Тиешле карар проекты Россия хөкүмәтенә раслауга кертелгән. Бу хакта Төзелеш һәм Энергия министрлыкларына сылтама белән “Известия” газетасы яза.

Әлеге счетчиклар куелгач, фатир хуҗалары өйдә үзләренә кирәкле һава температурасын көйләп, җылылык өчен чыгымнарны киметә алачак. Шулай ук йортта җылылыкны исәпләүче уртак хисаплагыч та булырга тиеш.

Счетчик күрсәткечләре йортта бөтен кеше фатирларына хисаплагыч куйдырткан очракта гына исәпкә алына.

Шул ук вакытта фатир хуҗалары шәхси счетчиклар куйдырганда да подъездлар һәм ярдәмче урыннарны җылыткан өчен түләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100