Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хөкүмәте урман янгыннарына каршы көрәшкә өстәмә акча бүлеп бирде
Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте урман янгыннарына каршы көрәшү өчен тагын 2,7 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Төбәкләргә урман янгыннарына каршы көрәшү өчен өстәмә рәвештә 2,7 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалады», — диелә хәбәрдә.
Акчаның зур өлеше — 1,9 миллиард сум — янгыннарны сүндерүгә сарыф ителәчәк. Аны вазгыять аеруча катлаулы булган 27 төбәк алачак.
Калган сумма Россиянең тагын 46 төбәгендә янгын куркынычын мониторинглау чараларын финанслау чараларына юнәлдереләчәк. Мондый күзәтүләр авиация һәм җирдә патрульлек итү ярдәмендә үткәрелә һәм утның таралуын булдырмаска ярдәм итә.
10 июньдә узган Хөкүмәт утырышында резерв фондыннан финанслар бүлеп бирү турындагы мәсьәлә каралды һәм хуплау тапты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз