news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хөкүмәте Татарстанга М-12 төзелешенә 40 млрд сумнан артык акча юнәлдерәчәк

Россия автомобиль юллары системасын модернизацияләү кирәклеге турында Россия Президенты Владимир Путин Үзәк боҗра автомобиль юлы участогы ачылышында белдерде.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте Мәскәү — Түбән Новгород — Казан (М-12) тиз йөрешле магистрале төзелешенә 40 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләрен РИА Новости җиткерә.

Россия автомобиль юллары системасын модернизацияләү кирәклеге турында Россия Президенты Владимир Путин Үзәк боҗра автомобиль юлы участогы ачылышында белдерде. Мишустин сүзләренчә, бу максатларга федераль бюджеттан барлыгы 53 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның М-12 төзелеше Кама аръягында транспорт проблемаларын хәл итәчәк һәм бу төбәктә М-7 юлында артык йөкләнешне киметәчәк, дигән сүзләрен җиткергән иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot