news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте Татарстанга 45 торак сертификаты бүлеп биргән

Россиядә барлыгы 14,87 млрд сумлык 7273 дәүләт торак сертификаты бирергә планлаштырыла.

Россия Хөкүмәте Татарстанга 45 торак сертификаты бүлеп биргән
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Хөкүмәте “Россиядә уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасы кысаларында 2018 елда Татарстанга 95 млн 121 мең сумлык 45 торак сертификаты бүлеп биргән. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.

Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителгәнчә, быел барлыгы 14,87 млрд сумлык 7273 дәүләт торак сертификаты бирергә планлаштырыла.

Хәрбиләр, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, Чернобыль АЭС һәм “Маяк” та радиациягә дучар булучылар, күчеп килергә мәҗбүр булучылар, Ерак Төньяктан кайтучылар, шулай ук ябык административ-территориаль берәмлекләрдән күчерелгән кешеләр торак шартларын яхшыртачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100