news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте Татарстанда виртуаль концерт заллары булдыру өчен 1,5 млн сум акча бирәчәк

2024 ел ахырына Россиядә 500 виртуаль концерт залы булдыру күздә тотыла.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). «Цифрлы мәдәният» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда виртуаль концерт заллары булдыру өчен 1,5 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Шул хактагы карар Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

Министрлар Кабинеты программаны гамәлгә ашыру өчен Россиянең 33 төбәгенә барлыгы 200 миллион сум акча бүлеп бирергә ниятли. Әйтик, 2024 ел ахырына Россиядә 500 виртуаль концерт залы булдыру күздә тотыла. Алар мәдәни үзәкләрдән еракта яшәүче кешеләргә Россиянең әйдәп баручы музыкаль коллективлары концертларын реаль вакыт режимында һә югары сыйфатта карарга мөмкинлек бирәчәк.

«Мәдәният» илкүләм проекты Президентның «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүдә илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында»гы указын гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнгән. Ул өч федераль проектны («Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният») үз эченә ала.

Проектны гамәлгә ашыру өчен 2019-2024 елларда барлыгы 113,5 миллиард сум акча сарыф итү күздә тотыла, диелә РФ Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100