news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия хөкүмәте төбәкләргә технопарк үсеше өчен өч елга 6,8 миллиард сум акча бүлеп бирә

Татарстанның "Мастер" Кама индустриаль паркы" үсеше өчен быел 4 миллион сум акча каралган.

(Казан, 28 март, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев федераль бюджеттан 2017-2019 елларга индустриаль парк һәм технопарклар булдыруга тотылган чыгымнарны каплау өчен акча бүлеп бирү турындагы документны имзалады. Россия төбәкләре өчен каралган тулаем акча күләме – 6,8 миллиард сум. Документ Министрлар Кабинеты рәсми сайтында бастырылды.

Акча бүленеше өч елга каралган: хөкүмәт быел тугыз төбәккә – 3,1 млрд. сум, 2018 елга – җиде төбәккә 2,6 млрд. сум, ә 2019 елга биш төбәк өчен 1,1 млрд. сум күләмендә акча бүлеп бирергә җыена.

Татарстанның "Мастер" Кама индустриаль паркы" өчен быелга 4,03 миллион сум акча каралган. Әлеге парк үсеше өчен бүленгән акчаның 2016 елда факттагы күләме 56,29 миллион сум иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100