news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте төбәкләргә субсидияләр бирү буенча Татарстан тәкъдимен исәпкә алды

Киләсе елда субсидияләрне бүлеп бирү мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә катгыйрак каралачак, дип билгеләп үтте Россия финанс министры Антон Силуанов.

 (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). 2018 елда Россиядә төбәкләргә субсидия бүлеп бирүдә бердәм чара кулланылмаячак. Бу хакта бүген Казанда Россия финанслар министры Антон Силуанов Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Россия федераль салым хезмәтенең һәм Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәләренең уртак коллегиясе утырышында белдерде.

“2018 елдан, Татарстан кебек төбәкләр финанс ярдәмне кулдан ычкындырмасын өчен, гаделрәк механизм булдырабыз, - диде Финанслар министрлыгы башлыгы. – Бюджетара мөнәсәбәтләрдә үзара финанслашуда бердәм чик мәсьәләсендә тәнкыйтьне без ишеттек. Һәм тәнкыйтьтән соң бездә Хөкүмәттә бу тәртипкә төзәтү кертелде”.

Силуанов, киләсе елда субсидияләрне бүлеп бирүгә федераль дәрәҗәдә катгыйрак каралачак, дип игътибарны юнәлтте. “Федераль бюджет турындагы законда каралган субсидияләр буенча акча 1 февральгә кадәр бүленеп бетәргә, Россия субъектлары белән килешүләр төзелергә тиеш. Әгәр тармак министрлыклары субсидияләрне 1 февральгә кадәр бүлеп бетерми һәм 1 мартка кадәр килешүләр төземи икән, акчаны резерв фонд, ул ресурсларны башка позицияләр буенча бүлү өчен, үзенә алачак”, - дип ачыклык кертте федераль министр.

Шулай ук бюджет кредитлары бирү вакытын озайту турында карар кабул ителде, диде ул. Аерым алганда, кредит кайтару чиге 3 ел түгел, ә 5 ел булачак. “Бюджет кредитлары буенча Татарстан фикерен ишеттек, - диде ул. – Республика тарафыннан федераль үзәктә зур күләмдә кредитлар каплануын күрдек – ул 6 миллиард сумнан артык. Кредит суммасын арттыру мөмкинлеге буенча карар кабул итәчәкбез”, - диде Антон Силуанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100