news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте төбәкләргә проблемалы йортларны төзеп бетерергә ярдәм итәчәк

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко бүген Казанда торак төзелешендә өлешләп катнашып, бәлагә юлыккан фатир хуҗалары белән очрашты.

Россия Хөкүмәте төбәкләргә проблемалы йортларны төзеп бетерергә ярдәм итәчәк
tatarstan.ru

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия вице-премьеры Виталий Мутко Казандагы «МЧС» торак комплексының 3нче проблемалы йортындагы фатир хуҗалары белән очрашкач, алданган өлешчеләрне борчыган проблемалар, аларны хәл итү юллары турында сөйләде. Бу очрашу бүген Горки-Әмәт урман-паркына экскурсия вакытында булды, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Без бүгенге көндә төбәкләргә ярдәм күрсәтәбез, өлешчеләрне борчыган проблемаларны хәл итә башлау өчен ил күләмендә 16 миллиард сум акча бүлеп бирдек. Берничә механизм хакында килештек инде. Бездә өлешчеләрнең хокукларын яклау буенча Федераль фонд, алга таба төбәк фонды бар. Хәзерге вакытта вәзгыять мондый – төбәк фонды Федераль фонд йөкләмәсе белән барлык очракларны үзе тикшерә. Әгәр идарәче начар икән, яхшысын табалар, алга таба финанс хәленә бәя биреп, йортны төзеп бетерү турында карар чыгаралар», - дип ачыклык кертте Мутко.

РФ вице-премьеры белдергәнчә, өлешчеләрне борчыган проблемаларны хәл итү өчен төбәк фондлары булдырылачак, алар федераль бюджеттан финансланачак. Әлеге фондлар, әгәр төзелеш компаниясе бөлгенлеккә төшеп, төзелеш эшләре тукталып калса, андый проблемалы йортларга бәя бирәчәк. Шуннан соң төзелеш эшләрен тәмамлау өчен инвестор сайлау яки өлешчеләргә компенсация түләү мәсьәләсен хәл итәчәк.

Татарстан Президенты, үз чиратында, ТР Министрлар Кабинетында проблемалы йортларда төзелеш эшләрен тәмамлау мәсьәләләре буенча махсус киңәшмә үткәрергә йөкләмә бирде. Анда «МЧС» торак комплексы өлешчеләре, шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Казан мэриясе вәкилләре чакырулы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100