news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте рәсми Telegram-канал эшләтеп җибәрде

Анда көн саен Министрлар Кабинеты карарлары турында мәгълүмат дөнья күрәчәк, Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин һәм аның урынбасарлары үткәргән чаралар, эш сәфәрләре турында хисаплар урнаштырылачак.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте рәсми Telegram-канал эшләтеп җибәрде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Хөкүмәт социаль челтәрләрдән файдаланучы гражданнар төп яңалыкларны рәсми чыганаклардан һәм үтемле форматта ала алсын өчен рәсми Telegram-канал эшләтеп җибәрү турында карар кабул итте», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, анда көн саен Министрлар Кабинеты карарлары турында мәгълүмат дөнья күрәчәк, Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин һәм аның урынбасарлары үткәргән чаралар, эш сәфәрләре турында хисаплар урнаштырылачак.

«Социаль челтәрләрдә мәгълүмат бик күп, кайчагында аларның дөресме-түгелме икәнлеген аңлавы да кыен. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар рәсми Telegram-каналдан Министрлар Кабинеты эше турында дөрес мәгълүмат алачак», - дип искәртте Хөкүмәт башлыгының матбугат секретаре Борис Беляков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100