news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыру турында карар кабул ителү хәбәрен кире кага

Матбугат чаралары Россия Хөкүмәтенең пенсия яшен арттыру турында карар кабул итү мөмкинлеге турында яза.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыру карарын кабул иткән, бу хакта кайчан игълан итү һәм яшь планкасын күпмегә күтәрү турында бара, дип язган иде бүген иртә белән “Известия”, Министрлар Кабинетындагы чыганакларына сылтама белән. Хәзер пенсия яшенең күпмегә арттырылачагы һәм аның гражданнарның нинди категорияләренә кагылачагы хәл ителә, дип белдергән чыганак.

Пенсия яше күпмегә арта дигән сорауга берничә вариант карала, дип хәбәр ителә. Шуларның берсе буенча хатын-кызларның пенсия яше 63, ә ир-артларныкы 65 яшькә кадәр күтәрелегә мөмкин. Бу эш акрынлап барачак. Икенче вариант буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен пенсия яшен тигезләштерергә һәм икесендә дә 63 яшь итәргә уйланыла.

Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец вәкиле "пенсия яшен арттыру турында карар юк", дип белдергән. Аның фикерен RNS җиткерә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100